Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

2020 елда Кукмара районы җирлекләренә 82 грант биреләчәк

Республикада тормышка ашырылучы программалар җирле мәсьәләләрне хәл итүгә, авыл җирлекләренең матди-техник базасын ныгытуга һәм инфраструктура объектларын җиһазлауга юнәлдерелә.

2020 елда авыл җирлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары кысаларында Кукмара районының авыл җирлекләренә 82 грант биреләчәк. Программа 2013 елдан тормышка ашырыла, җирле мәсьәләләрне хәл итүгә, авыл җирлекләренең матди-техник базасын ныгытуга һәм инфраструктура объектларын җиһазлауга юнәлдерелә.

2005 елдан Ятмас-Дусай җирлеген җитәкләүче авыл җирлеге депутаты Фирая Гарифуллина да әлеге программалардан уңышлы файдалануларын билгеләп узды.

“Җирлеккә Ятмас-Дусай, Шепшеңәр, Ямбулат-Пустыш, 1 Май авыллары керә. Авыл халкының тормышын тагын да яхшырту, яшәү өчен уңай шартлар тудыру, җирлекне төзекләндерү өчен бар көчебезне куябыз”, - ди Фирая Гарифуллина.

Авыл җирлеге депутаты сүзләренә караганда, соңгы елларда җирлекләргә дәүләт тарафыннан да зур игътибар бирелә, шулай ук районыбыз җитәкчелеге дә эшчәнлегебезне һәрчак күз уңында тота.

“Республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан “Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү” турындагы карар чыгарылганнан соң, җирлекләргә берәр миллион сумлык грантлар бирелә башлады. 2018 елда без дә республика бюджетыннан финансланучы зур бүләккә ия булдык. Әлеге акчаның 590 мең сумына Ятмас-Дусай авылы мәдәният йортының клуб түбәсен тулысынча алыштырдык. 120 урынлык клуб 1995 елда төзелгән һәм аның түбәсе бик начар хәлдә, язгы-көзге яңгырлар вакытында бина эченә су агып утыра иде. Хәзер исә мәдәният учагының түбәсе өчен күңел тыныч. Ә менә калган акчалар Ятмас-Дусай һәм Шепшеңәр авылларында уен мәйданчыклары ясауга тотылды. Мәйданчык территориясе киртә белән әйләндереп алынды, һәм анда атынгыч, шугалак, комлык, кечкенә карусель, тренажердан торган комплектлар урнаштырылды”, - диде ул.

Җирлеккә 2019 елда бирелгән грант акчалары да максатчан файдаланылган. Аның хисабына җирлек советы бинасының бүлмәләренә ремонт ясалган, клуб тәрәзәләре өлешчә пластикка алыштырылган һәм бинаның өч як стенасы сайдинг белән төрелгән. Быел да 2 миллион 600 меңәр сумлык ике грантка өметләнә җирлек депутаты.

“Конкурс аша узып, ул акчаларга Ятмас-Дусай һәм Шепшеңәр авылларында спорт мәйданчыклары төзергә, ял итү урыны ясарга планлаштырабыз. Бүгенге көндә проект-смета документлары инде әзер. Хәзерге вакытта экспертиза уздыру өстендә эшлибез. Бар да уңышлы булып, акчалар күчсә, җәйгә эшкә керешергә исәп”, - дип, йомгак ясады Фирая Гарифуллина.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk