Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада 12 яшь граждан тантаналы шартларда паспортлар алды

    Чара “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе тарафыннан “Гражданлык сәгате” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды

    Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү һәм “Гражданлык сәгате” проектын тормышка ашыру кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлеге тарафыннан районның 12 яшь гражданына паспортлар тапшыру оештырылды.

    Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Равия Каримуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча начальнигы Эльвира Закирова, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кашаповлар балаларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар.

    Аларга Россия флагы төсендәге паспорт тышлыклары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Ә алар, үз чиратында, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртергә вәгъдә иттеләр.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: