Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Исерек килеш руль артына утырган 23 яшьлек кукмаралыны суд 2,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән

Документларын тикшергән вакытта аның исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланга

Кукмара районы прокуратурасы 23 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәза алган затның кабат исерек килеш автомобиль йөртүе турында) гаепле дип тапкан.

Хөкем ителүче 2019 елның 2 сентябрендә исерек хәлдә Кукмараның Гөлсем Сөләйманова урамында “Форд Мондео” автомобиле белән идарә иткән вакытта юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан тоткарланган.

Документларын тикшергән вакытта аның исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланган. Ул үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләп, 2,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X