Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Якташыбыз Айгөл Вәлиуллина шигырьләре

Сөю дөньям гөлчәчкәдә минем, Куге аяз,иркә кояшы... Кубәләкнең назлап убуеннән, Бәхет тәмен килә тоясы. Керфек очларымда тамчы булып, Ак энҗеләр тора елтырап. Нурың сирпеп,серле елмаюың, Язгы кояштан да яктырак. Җил искәндә сөю гөлләренең Зиһ(е)нем томалана исеннән.. Бармы икән миндәй җирдә тагы, Исәрләнеп сөю кичергән. Наз илендә яшим!Сөю иле! Диваырннан ятлар...

Сөю дөньям гөлчәчкәдә минем,
Куге аяз,иркә кояшы...
Кубәләкнең назлап убуеннән,
Бәхет тәмен килә тоясы.
Керфек очларымда тамчы булып,
Ак энҗеләр тора елтырап.
Нурың сирпеп,серле елмаюың,
Язгы кояштан да яктырак.
Җил искәндә сөю гөлләренең
Зиһ(е)нем томалана исеннән..
Бармы икән миндәй җирдә тагы,
Исәрләнеп сөю кичергән.
Наз илендә яшим!Сөю иле!
Диваырннан ятлар утмәсен!
Бәхет канатымны меңгә телеп,
Мине ташлап сөю,китмә син!
Раббым синнән мәхрум итмәсен!
***

Бу җиһанда бар да була,
Уңыш берлә байлык та.
Саулык янәшә йөргәндә ,
Мин кызыкмыйм байлыкка.
Гомерләр хәерле булса,
Гаиләдә булса хөрмәт.
Булганына шөкер кылып,
Яшәве җирдә рәхәт.
Кузләр курсә,аяк йөрсә,
Куллар итсә хезмәтен.
Булганына шөкер кылсаң,
Артыр гына дәуләтең.
"Әти-әни"дип назланып,
Йөргән чакта балалар,
Шулар белән тиңләшердәй,
Җирдә нинди бәхет бар!
***

Уйнап әйтелгән һәр суздә,
Дөреслек ярылып ята.
Ашыгып әйтелгән суздән,
Уйнап ясала хата...
Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт!
Тикмәгә әйтелмәгән...
Тәннәр куырыла суздән,
Ишетсә көтелмәгән...
Ашыкма син!Буген синдә,
Иртәгә миндә бәйрәм.
Кеше рәнҗеп куюы бар,
Сузеңне улчәп сөйлән.
Хаклыкны ачып сал,курыкма!
Уйнама минем белән...
Уземнең кем икәнемне,
Синнән башка да беләм!
***

Дәштең син артыңнан,тик сиңа тартылам,
Чакырдың учакка җылыга...
Кирәкмидер сузләр,алдашмыйлар кузләр,
Караштан куңелем җылына...
Учаккмы ялкынлы,җандамы ялкыны.
Дөрләми янарга тырышам...
Онытчы,диямен,мин башка килмәмен,
Ә узем ныгырак елышам...
Көядер канатым,ихластан яраттым,
Бары тик бер адым бәхеткә...
Табарсың дәвасын,бәйләрсең ярасын,
Сөюле җанымны әрнетмә...
Теләдең эреттең,тыныңда терелттең,
Ут белән уйныйбыз тугелме...
Аерым язмышлар,без парлы ялгызлар,
Сөюем моң булып тугелде...
***

Әз булса да мин оялыр идем!
Нинди ныклы аяк атлаулары!
Теләсәм дә булдыра алмам инде,
Авыр көзне кыштан саклаулары.
Тарсынмый да!Көзне кысырыклап,
Баш булмакчы булып кылана.
Көз кызының сары чәчен сыйпыйм,
Син ярсыма кызый,елама!
Әй,кыйланчык!Усалланган булма!
Көзнең көне әле бетмәгәндер.
Октябрьнең уртасында сине,
Зарыгыплар беркем көтмәгәндер.
Дилбегәне яле,көзгә тапшыр!
Һәркем белсен җирдә урынын.
Кыш бабакай!Уз вакытың җиткәч
Ябарсың син җиргә толыбың!
***

Шыр ялангач урман!Әллә инде
Җил урлаган бизәк кулмәген...
Көзге урман мескен аламадан,
Җан юатыр төсләр курмәдем...
Колач җәеп каршы алмады ул,
Бары җиргә келәм тушәгән...
Ә келәме тугел алтын сары,
Узе чергән,әллә өшегән?
Табыны да фәкыйрь...Өстәлендә
Сирәк-мирәк миләш, баланнар...
Гөмбә сые эзләп килгән идем,
Кая гөмбә!Шып-шыр аланнар!
Уттем эчкә!Ник бер тавыш булсын!
Кая китте җырчы кошларың?
"Мин аларга хәер дога кылып,
Кайтуларын көтеп кышлармын!"
Сер бирмәде урман...Куреп торам,
Моң зарыннан утә бирешкән!
Ерак офыклардан,хәсрәт тулы
Ыңгырашкан тавышын ишетәм...
***

Әллә ниләр әйтер идем сиңа...
Ачар идем куңел капкасын...
Әгәр белсәм,җаның якын итеп,
Саксыз уйларыңнан сакласын.
Әллә ниләр сөйләр идем сиңа,
Башым салып назлап иңеңә...
Гашыйк итәр идем!Тагын бер кат
Очар идек сөю иленә!
Куңел дөньям серләр гөлләмәсе!
Хисләремне бәлки,тыңларсың...
Тиле куңелемне аңлый торган,
Бу җиһанда тагын кем бар соң?
Чөчләреңнән шыпырт кына назлап,
Җилләр сөйли минем исемнән.
Мин сөюдән исергәнмен ахры,
Әллә сөю миннән исергән...
***

Танырсыңмы?Кояш нуры булып,
Убеп алсам назлап иртәдә...
Ал кубәләк булып килеп кунсам,
Кума мине,бары иркәлә...
Яңгыр булып,тәнең юешләтсәм,
Ачуланма,кибәр кулмәгең...
Тирәгеңә кунып җырчы коштай,
Бетмәс бәхет сиңа теләвем...
Салкын булып таңда калтыратсам,
Өшеп кушеккәндә эретсәм...
Танырсыңмы?Упкыннарга атып,
Тартып алып убеп терелтсәм...
Ялкын булсам бергә дөрләрсеңме?
Өстәлгәндә сөю учакка...
Сөйгән ярың гына булып калыйм,
Назла мине,эрет,кочакла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk