Якташыбыз Айгөл Вәлиуллина шигырьләре
Сөю дөньям гөлчәчкәдә минем,
Куге аяз,иркә кояшы...
Кубәләкнең назлап убуеннән,
Бәхет тәмен килә тоясы.
Керфек очларымда тамчы булып,
Ак энҗеләр тора елтырап.
Нурың сирпеп,серле елмаюың,
Язгы кояштан да яктырак.
Җил искәндә сөю гөлләренең
Зиһ(е)нем томалана исеннән..
Бармы икән миндәй җирдә тагы,
Исәрләнеп сөю кичергән.
Наз илендә яшим!Сөю иле!
Диваырннан ятлар...