Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер балыкчы боз астына төшеп киткән

Октябрь суыклары елгаларны боз белән каплый башлаган иде. Әмма күпчелек балыкчылар бозның ныклыгын тикшереп тормыйлар бит. Яшел Үлән районының Октябрь поселогында яшәүче 37 яшьлек ир шул сәбәпле гомере белән хушлашкан, дип яза "Татар информ" матбугат агентлыгы. 27 октябрьдә Идел култыгында балык тотканда ул боз астына төшеп киткән. Моны күргән икенче...

Октябрь суыклары елгаларны боз белән каплый башлаган иде. Әмма күпчелек балыкчылар бозның ныклыгын тикшереп тормыйлар бит. Яшел Үлән районының Октябрь поселогында яшәүче 37 яшьлек ир шул сәбәпле гомере белән хушлашкан, дип яза "Татар информ" матбугат агентлыгы. 27 октябрьдә Идел култыгында балык тотканда ул боз астына төшеп киткән. Моны күргән икенче балыкчы аны коткармакчы булган, әмма үзе дә бата башлаган, шулай да ярга таба йөзеп чыга алган. Әмма боз астына киткән ир ярдәмсез калмаган: 4 балыкчы, көймәгә утырып барып, аны өшеткеч су кочагыннан тартып чыгарганнар. Ирне якындагы өйгә алып кереп, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Тик медиклар, күпме генә көч куйсалар да, ирнең гомерен саклап кала алмаганнар. Аның үлеме боз өстендә балык тотарга яратучыларга кисәтү булып тора кебек. Сак булыгыз, балыкчылар!

фото: http://fisher64.ru/index.php?/topic/41-vodnaia-obstanovka-uroven-temperatura/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X