Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тәслимә Кәримова шигырьләре

Бәхет кайда? Аналарның табан астында, дип, Кемдер әйткән җәннәт ишеген. Ахирәттә урыны оҗмах булыр Ана кадерен белгән кешенең. Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә Уйлап торсаң исе китәрлек! Бу дөньяда бармы берәр дога, Әнкәй догасына җитәрлек? Аналарның хәер-фатыйхасы Саклый безне гомер юлында. Бәхет ачкычлары кайда? -дисез, Газиз әнкәйләрнең кулында. Кайтып күрик,...

Бәхет кайда?
Аналарның табан астында, дип,
Кемдер әйткән җәннәт ишеген.
Ахирәттә урыны оҗмах булыр
Ана кадерен белгән кешенең.
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә
Уйлап торсаң исе китәрлек!
Бу дөньяда бармы берәр дога,
Әнкәй догасына җитәрлек?
Аналарның хәер-фатыйхасы
Саклый безне гомер юлында.
Бәхет ачкычлары кайда? -дисез,
Газиз әнкәйләрнең кулында.
Кайтып күрик, кадерләрен белик!
Әнкәйләрнең күзе юлдадыр.
Балам, - диеп әнкәң каршыласа,
Олы бәхет бәлки шундадыр.
Соңладың
Ялварасың, искә төшер, диеп
Икәү откан яшьлек җырларын.
Икәү генә белгән бу җырларны
Син бит башкаларга җырладың.
Ак чәчәкле күңел бакчасында
Назлы гөлләр инде тапталган.
Йөрәк ярылырдай ташкын хисләр,
Олы хисләр инде вакланган.
Икәү эчкән сөю чишмәсенең
Аерылган инде агышы.
Һәр инешнең бары үз былбылы,
Һәр былбылның тик үз сагышы.
Күз яшьләре
Кайвакытта, күңел тула яхшы сүздән,
Мөлдерәшеп яшьләр тама ике күздән.
Җанга гүя ява җылы ләйсән яңгыр,
Мондый яшьтән йөрәкләргә дәва бардыр.
Кайчагында, көтмәгәндә, дуслар сата,
Хыянәттән йөрәк елый, күңел ката.
Бу халәттә хәтта күздә яшьләр кибә,
Котып бозын җиңел генә эрер, димә.
Күз яшьләре кайчак татлы, кайчак ачы,
Гөлгә тамган чыклар кебек тамчы-тамчы.
Җем-җем итеп, җемелдәшеп җәйге таңда
Яшәү дәрте бирә алар сулган җанга.
Күз яшьләре - очрашулар, кавышулар,
Күз яшьләре - югалтулар, табышулар.
Хисләр тулы, йомшак күңел мөлдерәмә
Бер сафланып кала кайчак, түгелә дә.
Саубуллашмый киттең
Саубуллашмый гына китеп бардың,
Сәбәпләрен нигә сорамадым?
Учларыма кысып йөрәгемне
Тешем кысып түздем, еламадым.
Саубуллашмый гына китеп бардың,
Араларда упкын, син еракта.
Мөлдерәмә тулы күзләреңнең
Балкышларын тоям ялгыз чакта.
Саубуллашмый гына китеп бардың,
Беләм, син дә мине онытмыйсың.
Хыял күгемдәге йолдызым - син,
Яктыртасың, әмма җылытмыйсың.
Өмет
Мин һаман да сине көтеп яшим.
Белеп торам кире кайтмасыңны,
Тәрәз капкачларым япканым юк
Аңласам да кабат какмасыңны.
Ачык тәрәзәмнән син елмаеп
Бер китәрсең кебек күренеп,
Тәрәз төбемдәге зәңгәр тамчы
Карар кебек сиңа үрелеп.
Бер могҗиза булып кайтып төшсәң,
Тәрәзәмә бәлки багарсың.
Күзләремә тутырып карарсың да,
Йөрәгемне шунда аңларсың.
Мин һаман да сине көтеп яшим,
Араларда упкын, юллар ябык.
Тик хыялым тәрәзләре ачык
Сагынуларга кара дәва табып.
Мин һаман да сине көтеп яшим,
Иң соңыннан, диләр, өмет үлә.
Тәрәз капкачларым япканым юк,
Кайта калсаң керми китә күрмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk