Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сугыш корбаннары – бабаларым! (шигърият)

Сугыш корбаннары - бабаларым, Туган илен, җирен, балаларын, Йөрәк түрендәге сөйгән ярын, Сагынып-сагынып башын җиргә салган Батыр йөрәкләргә багышлыйм! Кайта алмадың, бабам, кайта алмадың. Йөрәгеңә сагынып-сагынып җыйган Кайнар сүзләреңне әйтә алмадың. Җиңү яулап ярты дөнья үтсәң дә син, Туган якларыңа кайтып җитә алмадың. Кайда синең, бабам, соңгы җирең? Кайда сиңа...

Сугыш корбаннары - бабаларым,

Туган илен, җирен, балаларын,

Йөрәк түрендәге сөйгән ярын,

Сагынып-сагынып башын җиргә салган

Батыр йөрәкләргә багышлыйм!

Кайта алмадың, бабам, кайта алмадың.

Йөрәгеңә сагынып-сагынып җыйган

Кайнар сүзләреңне әйтә алмадың.

Җиңү яулап ярты дөнья үтсәң дә син,

Туган якларыңа кайтып җитә алмадың.

Кайда синең, бабам, соңгы җирең?

Кайда сиңа туфрак салынган?

Әрни-әрни чыккан изге җаның

Туган якларгамы юл алган?

Әллә мәңгелеккә китеп югалган...

Заһид САФИН, Кукмара

http://www.qli.ru/?p=44368&cpage=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk