Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сиңа дәшә күңелем (мөнәҗәт)

Коръән дигән изге китап Безнең өчен язылган. Барчабызны бәла көтә, Әгәр аннан тайпылсаң. Анда түгел гел догалар, Анда - яшәү рәвеше. Иминлектә, сау-сәламәт Тыныч яшәү рәвеше. Туганнарча, дин-кардәшләр Булып яшәргә, дигән. Әти-әни кадерләрен Белеп яшәгез, дигән. Тагын синең иң якының - Хәләл җефетең, дигән. Нурлы йөзе балкып торса, Имин яшәрсең,...

Коръән дигән изге китап
Безнең өчен язылган.
Барчабызны бәла көтә,
Әгәр аннан тайпылсаң.

Анда түгел гел догалар,
Анда - яшәү рәвеше.
Иминлектә, сау-сәламәт
Тыныч яшәү рәвеше.

Туганнарча, дин-кардәшләр
Булып яшәргә, дигән.
Әти-әни кадерләрен
Белеп яшәгез, дигән.

Тагын синең иң якының -
Хәләл җефетең, дигән.
Нурлы йөзе балкып торса,
Имин яшәрсең, дигән...

И, Аллаһым, сүзең булып,
Изге китабың иңде.
Чиксез рәхмәтләрем сиңа
Барып ирешсен иде.

Коръән алсам кулларыма,
Күзләрдән яшьләр килә.
Сине зикер итә-итә,
Тагын яшисем килә.

И, Аллаһым, рәхмәт сиңа:
Гомерләр бүләк иттең.
Ана дәшкән сабый сыман
Сиңа дәшә күңелем!

фото: http://microstocker.com.ua/fotobanki/howto/pic705/?pf=481


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk