Коръән дигән изге китап
Безнең өчен язылган.
Барчабызны бәла көтә,
Әгәр аннан тайпылсаң.
Анда түгел гел догалар,
Анда - яшәү рәвеше.
Иминлектә, сау-сәламәт
Тыныч яшәү рәвеше.
Туганнарча, дин-кардәшләр
Булып яшәргә, дигән.
Әти-әни кадерләрен
Белеп яшәгез, дигән.
Тагын синең иң якының -
Хәләл җефетең, дигән.
Нурлы йөзе балкып торса,
Имин яшәрсең,...