Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тылсым"да кул эшләре күргәзмәсе оештырылды

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район бүлеге әгъзасы Лира Мөхәммәтшина "Тылсым" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә чираттагы шәхси күргәзмәсен оештырды. Биредә шулай ук Туембаштан Фәния Мотыйгуллина һәм Ныртыдан Миннеямал Харисовалар да үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Сизәсездер, хәзер гүзәл затлар арасында кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр гаҗәеп дәрәҗәдә сирәкләнде. Күз бетереп...

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район бүлеге әгъзасы Лира Мөхәммәтшина "Тылсым" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә чираттагы шәхси күргәзмәсен оештырды. Биредә шулай ук Туембаштан Фәния Мотыйгуллина һәм Ныртыдан Миннеямал Харисовалар да үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.

Сизәсездер, хәзер гүзәл затлар арасында кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр гаҗәеп дәрәҗәдә сирәкләнде. Күз бетереп утырганчы дип, күпләр йон оекбашны, әзер баш һәм өс киемнәрен базар-кибетләрдән генә сатып алырга күнекте. Заманында һәр йортның кадерле җиһазы булган тегү машинасы да хәзер тузан җыеп ята: тегәргә теләк тә, вакыт та юк. Әмма кул эшләре - хатын-кызлар өчен алыштыргысыз шөгыль булуын белгечләр әледән-әле раслап тора. Баксаң, хатын-кыз бармак очларындагы нерв җепселләрен хәрәкәткә китергән вакытта аңарда эчке гармония, күңел тынычлыгы, хәтта тән сихәтлеге дә урнашырга мөмкин икән.

Бистәбездә яшәүче тумыштан икенче төркем инвалид Лира Мөхәммәтшина да кул эшләрен күңел тынычсызлыгы кичергән һәм матурлыкка омтылучы хатын-кызларга яхшы гадәт итеп кулланырга киңәш итә.

-Урал якларында укытучы булып эшләгәндә татарларга үз телләрендә сөйләшергә ирек бирмиләр иде. Шулвакыт татарлыгымны югалтмас өчен татар балаларына милли киемнәр тегеп киертә башладым. Хәзер дә рәхәтләнеп калфак, түбәтәйләр, хәситәләр һәм башка милли киемнәр, шамаильләр ясап-чигеп, үз-үземне рухи һәм матди яктан тәэмин итеп торам. Кул эшләре белән шөгыльләнү - ул үзеңне хатын-кызга гына хас назлы табигатьле булуыңны тою өчен дә кирәк, - дип сөйләде Лира апа.

Юкка гына "Тылсым"да инде күп еллар хезмәт терапиясе буенча төрле түгәрәкләр, планлы дәресләр үткәрелми. Үзәкнең хезмәт терапиясе буенча инструкторы Ленара Шәйдуллина әйтүенчә, кул эшләре - үзенә күрә бер дәвалау чарасы да ул.

-Инсульт кичергән инвалидларның вак моторикасы көчсезләнә. Шуңа күрә кул эшләре сау-сәламәт кешеләр өчен генә түгел, ә мөмкинлекләре чикләнгән төркемгә караучылар өчен дә файдалы. Биредә эмоциональ-психик бушану, үз-үзеңә ышаныч, эш тәҗрибәсе дә тупларга мөмкин. Хәзерге вакытта дәресләребездә "Злаковые фантазии", "Оригами", "Декупаж" кебек алымнар һәм тозлы камырдан эшләнмәләр ясауга өстенлек бирәбез. Шулай ук тумыштан инвалид булганнар өчен "Очумелые ручки" дигән түгәрәк тә эшләп килә, - ди Ленара Шәйдуллина.

-Ике атна саен үзәгебезгә тернәкләнү узу өчен райондашлар килә, бу юлы да 23 кешедән торган төркем җыелды. Шунысы сөенечле: һәр төркемдә тернәкләнү узучылар үзләренең кул эшләреннән төрле күргәзмәләр оештыра. Бер-берсенә мастер-класслар үткәреп, осталыкларын уртаклаша. Бу исә районыбызда бары тик сәләтле кешеләр яшәвен генә күрсәтә. Киләчәктә бистәбездән генә түгел, тернәкләнү узарга теләүчеләрне авыллардан да көтеп калабыз. Үзенең сәләтле якларын ачарга беркемгә дә соң түгел бит, - дип сөйләде "Тылсым"ның социаль эшләр буенча белгече Зөләрә Хөснетдинова.

Хәер, киләчәктә йон оекбаш кирәк саен базарга чапмабыз да, бәлки кич утырып шәл бәйләүләр дә әйләнеп кайтыр. Лира ханым әйтмешли, чит ил кием-салымына күзләр күнекте инде, әбиләр сандыгындагы кебек чигүле калфак-хәситәләр, күн чүәк-читекләр киясе килә!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk