Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Күңелем язларда (шигырь)

Көзләр ишек кага, ә күңелем Йөри әле һаман язларда. Гашыйк булып йөрим дөньяларга Мин омтылып сөю-назларга. Яшәү үзе бәхет минем өчен, Сөенәм мин яңгыр, карына. Көзләрдә дә язлар кебек ямьле Сүзең сөйләр кешең барында. Бирешергә әле һич исәп юк, Җегәр дә бар шактый беләктә. Чибәр кызлар күрсәм, чынлап менә, Дөп-дөп...

Көзләр ишек кага, ә күңелем

Йөри әле һаман язларда.

Гашыйк булып йөрим дөньяларга

Мин омтылып сөю-назларга.

Яшәү үзе бәхет минем өчен,

Сөенәм мин яңгыр, карына.

Көзләрдә дә язлар кебек ямьле

Сүзең сөйләр кешең барында.

Бирешергә әле һич исәп юк,

Җегәр дә бар шактый беләктә.

Чибәр кызлар күрсәм, чынлап менә,

Дөп-дөп килеп тибә йөрәк тә.

Көз әле ул салкын кыш түгел бит,

Алма-җиләк пешкән чак кына.

Язың, җәең, көзең матур үтәр,

Үз юлыңны эзләп тап кына.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk