Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Геннар инженеры (шигырь)

Мәктәп тәмамларга миңа Калып бара ике ел. Нинди һөнәр сайларга дип, Баш ватамын нәкъ биш ел. Беркөн шулай төш күрәмен, Зур бер бинада имеш, Төрле һөнәрләр саталар, Шәп бара алыш-биреш. Киләчәкнең һөнәре дип, Әй мактана бер агай, Миңа да кирәк бу ич дип, Чиратка бастым малай. Кулларын селтәп җибәрә Бу...

Мәктәп тәмамларга миңа

Калып бара ике ел.

Нинди һөнәр сайларга дип,

Баш ватамын нәкъ биш ел.

Беркөн шулай төш күрәмен,

Зур бер бинада имеш,

Төрле һөнәрләр саталар,

Шәп бара алыш-биреш.

Киләчәкнең һөнәре дип,

Әй мактана бер агай,

Миңа да кирәк бу ич дип,

Чиратка бастым малай.

Кулларын селтәп җибәрә

Бу бит, ди, понимаешь,

Яңа табадан төшергән,

Иң затлы, хөрмәтле эш.

Бу һөнәр, ди, гаиләңне,

Беркайчан ашсыз итмәс.

Үзеңнән алда йөгерер

Көнең ди бушка үтмәс.

Өстәлдәге төймәләргә,

Баскалап ала шалт-шолт.

Хезмәт хакы да югары,

Акчасын саный ялт-йолт.

Хезмәт базарында бу эшкә,

Һәрчак беренче баскыч,

Әйдә, чиратың җитте, дип

Кулыма бирде ачкыч.

Имеш бу һөнәр бик матур,

Алтын савыт эчендә.

Төрле нурлар балкып тора

Салават күпере төсендә.

Куркып кына ачкычымны

Борып куйдым, я Алла!

"WorldSkillsтан мин",- диеп

Килеп чыкты яшь бала.

Кулларны биреп күрештек

Мин, ди, синең һөнәрең.

Әйдә инде, җебеп торма

Бармы берәр үнәрең?

Бар, мин әйтәм, үнәр миндә.

Тегәм, чигәм, пешерәм,

Кабатланмас мизгелләрне,

Сурәткә дә төшерәм.

Кирәк икән сыер савам,

Чәч кисәм оста итеп.

Пәкене дә үзем кайрыйм,

Тормыйм һичкемне көтеп.

Кирәк икән моңлы көйгә,

Җыр сузам мин кичләрен.

Сөлге чигәм Сабантуйга,

Кат-кат сайлап төсләрен.

Ярар, диде WorldSkills дустым,

Синең белән килешәм.

Ике мең дә унтугызда

Сине кунакка дәшәм.

Беләм, эштән курыкмыйсың,

Диде бу шаян малай.

Хезмәт кешесенә хөрмәт

Озак көттермә, кил давай.

Кулларны кысышкан чакта

Уяныплар киттем шул.

Олыларның киңәшенә,

Колак салсын кыз һәм ул.

Төшкә керү чынбарлык ул,

Түзсен генә бу йөрәк.

Дөрес итеп һөнәр сайлау

Бу дөньяда бик кирәк.

Сыйныфташлар һөнәр сайлап,

Мәктәптән китеп барды.
Шау- гөр килгән зур сыйныфтан,
Без алты гына калдык.

Атлыйбыз мәктәп юлыннан
Мин үзем һәм уйларым.
Химик булам! Әллә физик?
Туктап тормый хыялым.
Укытучы! Табиб! Юрист?
Кызыктыра сәүдә дә.
Әллә бер- ике җыр отып,
Чыгыйммы соң сәхнәгә?
Бүген иртән чәй эчкәндә
Әбием таң калдырды.
Һәр сүзе - вакыйга аның,
Вәйт, замана карчыгы!
-Кызым, диде, ул елмаеп,
Беләм, һөнәр сайлыйсың,
Ник шул интернетта гына
Укып һөнәр алмыйсың?
Анаңнан күчеп сиңа да
Интернет "җене" йокты.
Эзләп кара, шунда гына,
Бер җиңел һөнәр юкмы?
Өйдән чыгып тормый гына,
Эшләрсең интернетта.
Нүҗәли анда урын юк,
Синең кебек "үҗәткә"?
Әби әйтте дә, тын калды.
Минем дә чәй суынды...
Белеп бетерми шул әле,
Минем соңгы уемны.

Һөнәр таптым мин үземә,
Бу - киләчәк һөнәре!
Үзгәртәсем килә минем,
Кешедәге геннарны.
Аңлаткач биолог апа,
Хромосома, ген диеп.
Уйлап куйдым бу ахрысы
Кешедәге җен диеп.
Әкиятләрдә дә язылган,
Мулла да әйтә аны.
Кешедәге җеннәр имеш,
Була каралы- аклы.
Кара гамәл булмасынга
Кешеләр тормышында.
Начар генны кисеп атып,
Шәбен куям урынына.
Дөнья икенче төрлегә
Әйләнер иде шунда.
Теләнчеләр йөрмәс иде,
Кул сузып уңга- сулга.
Комсыз-гамьсез абыйлар да,
Шыр кычкыртып халыкны,
Талаудан туктарлар иде
Илдә булган байлыкны.
Сугыш чыгару геннарын

Алыр идем мин кисеп.
Хромосомадагы урынын,
Табарга микән ничек?
Шундый кайчы уйлап тапсам,
Күпме булыр файдасы!
Бу киләчәк һөнәренә
Укыталар кайда соң?
Бәхет эзләп кешелеккә,
Уйланып йөргән көнем.
Ак теләкле кешеләргә
Бик лаек туган җирем!

Хайруллина Алия, Олыяз урта мәктәбе 10 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев