Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

“Бөтен авыл Сочида” (шаян диалог)

-Алло, Нормабашмы бу? -Әйе, улым. -Улың түгел мин синең, мин Кукмарадан. -Беләм инде улым түгелен, сиңа кем кирәк соң? -Миңа кем дә ярый. Дүртесе балыкчылар ярышы була, дигәннәр иде, хәзер булмый диләр. Дөресме шул . -Дөрес, улым. -Улың түгел дидем бит инде. -Беләм инде. Авылда бәйрәм үткәрергә кеше юк. Бөтенесе...

-Алло, Нормабашмы бу?

-Әйе, улым.

-Улың түгел мин синең, мин Кукмарадан.

-Беләм инде улым түгелен, сиңа кем кирәк соң?

-Миңа кем дә ярый. Дүртесе балыкчылар ярышы була, дигәннәр иде, хәзер булмый диләр. Дөресме шул .

-Дөрес, улым.

-Улың түгел дидем бит инде.

-Беләм инде. Авылда бәйрәм үткәрергә кеше юк. Бөтенесе Сочида.

-Ринат кая?

-Сочида.

-Лилия?

-Сочида.

-Аның бер класссташы...

-Ул да Сочида.

-Нишлиләр соң алар анда бөтенесе?

-Бөркәнне Сочины су басты бит. Бөтен шәһәр су астында калды, күрмәдеңмени. Болар икенче көнне самолетка утырдылар да Сочига очтылар. Алар тик ял итеп ята торган кеше түгел, йөриләрдер шунда әби-чәбиләргә ярдәм итеп. Волонтер диләрме әле...

-Ә Рәшит абый кая?

-Ул Бакчасарайда.

-Нишли анда.?

-Нишли дип, ял итә. Әле генә малайга шалтыратты, балык тотам, ди. Монда балык мыж ди.

-Кырымга кадәр барып балык тотып ятмаса, үзләрендә балык беткәнмени?

-Үзебезнекен балыкчылар көненә саклыйлар. Яздан бирле бөтен район шунда бит, балыгы да калмый бугай инде.

-Рәшит абый кайчан кайта соң?

-Кичкә кайтып җитә ул. Малайга шулай дигән. Монда утыз йорт бар, авыл көтүендә җитмеш сыер йөри. Көтү кайтканын гына карап торам да, кайтам, күптән көтү кайтканын күргән юк, дигән.

-Бакчасарайда да көтү бар микәнни?

-Син кайсы Бакчасарай дип уйладың соң, Кырымда түгел, үзебезнең Бакчасарайда бит ул. Яңа Сәрдек янында.

-Шулай диген аны. Ату, Бакчасарай, Бакчасарай... Ә балыкчылар ярышы кайчан була соң?

-Унберендә, улым.

-Улың түгел мин синең, әйттем бит инде.

-Беләм лә инде. Балыкка килгәндә бер литр сөт белән бер батон алып кил әле. Кибет юк безнең. Ипи китерәләр, батон юк. Авылга биш сыер калды, сөтләре җитми, чиратлап алабыз. Ишеттеңме, бер батон һәм сөт. Ярар, телефонны сүндерәм, акчасы да беткәндер инде.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=737.STLcfukXSVqtykh2lxZLVb4LGv4nD7JA-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk