Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Апрель бүген (шигырь)

Кабан күле төбе алтын икән, Бозның асты өскә әйләнгән. Бозга каткан бик күп алтын-көмеш, Күз чагыла энҗе сәйләннән. Әй, чабыша халык күл буена, Кем кызыкмас икән алтынга. Ашыгалар, зур сумкалар тотып, Юкны алып, бушка кайтырга. Кибетләрдә товар бушка бүген, Ал барысын да, ал, син, тартынма. Базарларны карап әйләнегез, Бушка була...

Кабан күле төбе алтын икән,

Бозның асты өскә әйләнгән.

Бозга каткан бик күп алтын-көмеш,

Күз чагыла энҗе сәйләннән.

Әй, чабыша халык күл буена,

Кем кызыкмас икән алтынга.

Ашыгалар, зур сумкалар тотып,

Юкны алып, бушка кайтырга.

Кибетләрдә товар бушка бүген,

Ал барысын да, ал, син, тартынма.

Базарларны карап әйләнегез,

Бушка була сыр да капкында.

Газга бәя күпкә төшкән икән,

Ут өчен дә бик аз түләргә.

Шундый рәхәт көннәр килгәч кенә

Ашыкмыйбыз әле үләргә.

Ашыгыгыз, дуслар, кибетләргә,

Күңелләргә, бәлки, шатлык тулыр.

Ышаныгыз кем ни әйтсә дә,

Бу беренче апрель көне булыр.

Тормыш җиңеләер диеп уйлап,

Рәхәт булып кала күңелгә.

Без күрәсен кеше күрмәс,

Ә шулайда, өмет, син сүнмә!

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА, Манзарас

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk