Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Свердловск өлкәсендә узган Сабантуйда катнашып кайтты (+фото)

Чит төбәкләрдә сабантуйлар үткәрүгә районыбыз ел саен зур өлеш кертә. Быел район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйда катнашты. Бәйрәмдә "Туган якны өйрәнү" музее, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре үзләрендә җитештерелгән продукцияләр урын алган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Аш-су...

Чит төбәкләрдә сабантуйлар үткәрүгә районыбыз ел саен зур өлеш кертә. Быел район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйда катнашты. Бәйрәмдә "Туган якны өйрәнү" музее, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре үзләрендә җитештерелгән продукцияләр урын алган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Аш-су осталары халыкны тәмле ризыклар белән сыйладылар, үзешчән артистлар үзләренең чыгышлары белән көн буе күтәренке кәеф, бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Райондашларыбыз спорт ярышларында да актив катнаштылар. Милли көрәш бәйгесендә Югары Казаклардан Ришат Дәүләтшин (80 кг.), Олыяздан Нәфис Галиев (90 кг.), Балыклыдан Илнар Мәликов (100 кг.) беренче урыннарны, Югары Казаклардан Ринат Дәүләтшин авыр үлчәүдә өченче урынны яуладылар. Якташыбыз, бүгенге көндә Свердловск өлкәсендә яшәүче Рөстәм Вәлиуллин абсолют батыр исеменә лаек булды.

Сабантуйда республика һәм район тормышын чагылдырган, бәйрәмне оешкан төстә үткәрүгә зур өлеш керткән кукмаралыларны хуҗалар олы рәхмәт хисләре белән озатып калдылар.

фото: kukmor.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk