Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район Мәдәният йортында якташ язучылар белән очраштык (+Фото)

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем - китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Күбебез үз якташ язучыларыбызны китаплары, әсәрләре аша гына танып беләбез. Нәкъ менә андый китап сөюче дусларыбыз өчен китапханәдә һәрдаим очрашулар булып...

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем - китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Күбебез үз якташ язучыларыбызны китаплары, әсәрләре аша гына танып беләбез. Нәкъ менә андый китап сөюче дусларыбыз өчен китапханәдә һәрдаим очрашулар булып тора.

Әдәбият елы һәм Милли китапханә оешуга 150 ел тулу уңаеннан да Казанда яшәп иҗат итүче күренекле якташ язучыларыбыз Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшиннар район мәдәният йортында узган "Килдек, дуслар, сезне сагынып" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәдә катнаштылар. Мөхтәрәм кунаклар арасында милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Гөларам Җомагулова да бар иде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының Кукмарага килүләренең тагын бер сәбәбе - Президент сайлаулары уңаеннан халыкны күреп бер аралашу, танышу.

Районыбызның мәдәни чараларында актив катнашучы, Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Рәмзия Хөсәенова язучылар белән бәйле истәлекләрне барлый-барлый аларны сәхнә түренә дәште. Хөрмәтле кунаклар исә үткәне, бүгенгесе турында бик тәфсилләп тамашачыга сөйләде. Үзләренең иҗатларына тукталып, шигъри тәлгәшләр дә бүләк иттеләр. Фоат ага Галимуллин исә үзенең яшьлегендә яратып җырлаган җырын акапеллога сузып, үз якташларын тагын бер кат хәйран калдырды. Олы яшькә җитеп тә моңлы тавышның бик яхшы саклануы могҗизага тиң шул.

Газинур Морат безнең даими кунагыбыз. Аның исеме дә шигърият яратучыларга күптәннән таныш. Ирек сөюче шигырьләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле.

Әлеге кунаклар арасында иң яше Татар Толлысы авылы егете Рүзәл Мөхәммәтшин. Ул әдәбиятка үзенең кыю сүзле, шигырьләрне халыкка үтемле итеп җиткерә белүе белән килеп керде. Бу кичәдә дә ул үз шигырьләрен бик оста башкарып, тамашачы күңелен яулады. Аның Бөтендөнья яшьләре Универсиадасы вакытында шаулап үткән, барлыгы 24 мең тамашачыны җәлеп иткән "Ак бүре" операсының либретто авторы булу да безнең күңелләрдә горурлану хисләре уята. Чөнки "Ак бүре" дип аталган татар халык әкияте мотивларына таянып иҗат ителгән әлеге әсәр дөньяны шаулатты.

Татарстанның милли китапханәсен белмәүче, аның мәһабәт бинасына сокланмаучы кеше сирәктер. Быел милли китапханә үзенең 150 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, үзенең тормыш юлын татар китабын пропагандалауга багышлаган Гөларам Шәйдулла кызы килгән тамашачыны презентация ярдәмендә Милли китапханә буйлап сәяхәт иттерде, аның тарихы белән таныштырды.

Әлеге кичәдә районыбызның танылган җырчылары Әлфинур Юнысова, Нәкыя Орлова, Ленара Сергеевалар үзләренең матур җырларын бүләк итеп, бәйрәмебезгә ямь өстәделәр.

Борынгылар "Бер күрешү үзе бер гомер" дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. "Килдек, дуслар, сезне сагынып" дип исемләнгән кичәбез сизелми дә үтеп китте. Якташларыбыз белән очрашып, бер аралашу күңелләргә әйтеп бетергесез рәхәтлек өстәде. Кичә соңында, район мәдәният йорты идарәсе җитәкчесе Рамил Барый улы Нуриев, килгән кунакларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде, изге теләкләрен теләде.

Илзия Харисова, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk