Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәрдекбаш авыл җирлегендә үзара салым акчаларына 2 миллион 344 мең сумнан артыграк эшләр башкарылган

Авылларда юлларга вак таш түшәү өчен генә дә 1 миллион сумнан артыграк сумма тотылган

Сәрдекбаш авыл җирлегендә үткән 2017 елда үзара салым акчаларына 2 миллион 344 мең сумнан артыграк эшләр башкарылган. Авылларда 777 метр юлларга вак таш түшәү өчен  генә дә 1 миллион сумнан артыграк сумма тотылган. Моннан тыш, Уразай халкын су белән тәэмин итү, аның проектын тикшерү, проектка экспертиза ясау эшләре 502 мең сумнан артып киткән. Шулай ук Сәрдекбашта ике зират коймаларын яңарту, Тырыш авылында су башнясын койма белән әйләндереп алу, авылларда янгын гидрантлары, өч насос, янгынга каршы җайланмалар алып урнаштыру, Яңа Сәрдек территориясен төзекләндерү эшләре дә үз чиратында үтәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk