Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада массакүләм мәгълүмат чараларының “Ышаныч һәм иминлек” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Әлеге чарада ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, “Хезмәт даны” (Трудовая слава) район газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлевалар катнашты

Бүген редакция бинасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларын яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чараларының “Ышаныч һәм иминлек” район конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү булды. Әлеге чарада  ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, “Хезмәт даны” (Трудовая слава) район газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлевалар катнашты. “Балаларга имин юллар” номинациясендә - “Кукмара авазы” радиосы бүлеге мөдире Алевтина Асанова, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” номинациясендә - “Кукмара авазы” радиосы мөхәррире Ләйсән Надеева, “Иң яхшы район газетасы” номинациясендә район газетасының kukmor-rt.ru сайты мөхәррире Эльвира Мөбарәкшина җиңүчеләр дип табылды. Аларның һәркайсына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk