Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада бүген кунак - сәяхәтче, Рус географик җәмгыяте әгъзасы Иван Ширяев бар.

Бездә ул бер көн булып, алга таба Арча һәм Иннополиска, Норильск шәһәренә юл тотачак. Иван Ширяев Кукмара төбәк өйрәнү музеенда, киез итек-киез комбинатында булды.

Шәһәребездә сәяхәтче, Рус географик җәмгыяте әгъзасы Иван Ширяев булып китте. Кукмарага ул үзенең “Кореядән Карелиягә кадәр” проекты кысаларында килде. Бездә ул бер көн булып, алга таба Арча һәм Иннополиска, Норильск шәһәренә юл тотачак. Иван Ширяев Кукмара төбәк өйрәнү музеенда, киез итек-киез комбинатында булды. 
-Барлык шәһәрләрдә дә мин башлыча янгын-коткару частьләрендә кунам. Анда бик яхшы егетләр эшли. Бервакыт тау елгасында чак кына батып үлми калдым. Ул вакытта мине МЧС хезмәткәрләре коткарды. Алар мине частькә алып кайттылар. Шуннан бирле мин аларда тукталам, - дип сөйли сәяхәтче. – Сәяхәтләр өчен чыгымнар беренче карашка гына күп кебек күренә. Акчаны мин башлыча туклану, юлда очраган машиналарга һәм элемтә челтәре өчен тотам. 
Иван Ширяев сүзләренә караганда, ул инде җиде ел сәяхәт итә. Алдан маршрут төзи, Википедиядән шәһәр турында мәгълүмат укый һәм юлга кузгала. Ул әле һәр шәһәрдә үзенең блокнотына, биредә булуын раслау өчен, мөһер куюларын сорый икән. Безнең шәһәрдә мондый мөһерне район газетасы редакциясе куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk