Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәк бер түбә астында мәктәпне, балалар бакчасын, китапханәне берләштерәчәк

Каенсарда төзелә торган күпфункцияле үзәк республика бюджетыннан финанслана.

Каенсар авылында бүгенге көндә 126 хуҗалыкта 404 кеше яши. Халыкка бер кибет хезмәт күрсәтә, мәчет, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. 

Берсеннән-берсе төзек, нык йортларның һәммәсенә зәңгәр ягулык үткәрелгән, ут-су кертелгән. Җиде урамның да юллары төзекләндерелеп, вак таш түшәлгән. Җирлек башлыгы Инсаф Исхаков: «Мәктәп һәм балалар бакчасы бинасының иске булуына бик борчыла идек. Тиздән әлеге проблема хәл ителәчәк, чөнки бездә күпфункцияле үзәк төзелә», — диюенә үзебез дә куанып куйдык. Чөнки авылларны яшәтү, саклап калуда социаль объектларның роле гаять зур. 

Кукмара районының Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәк бер түбә астында мәктәпне, балалар бакчасын, китапханәне берләштерәчәк

Авыл мәчете каршында сафка басучы, 540 квадрат метр мәйданны тәшкил итүче мәһабәт бина 14 урынлы башлангыч мәктәп, 15 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы, китапханә һәм универсаль залны (спорт һәм актлар залы) бер түбә астына берләштерә.

«Бинаның нигез ташын февраль аенда салдык. Шуннан бирле бер генә көн дә эштән туктап торган юк. Бүгенге көндә өч өлештән торган үзәкнең түбәсе ябылды, тәрәзәләре куелды, электр чыбыклары сузылды, бүлмә диварлары штукатурланды. Буяу, идән-түшәм, җылылык, су, канализация эшләрен башкарганнан соң, кабинет-бүлмәләрне җиһазландыруга керешәчәкбез. Универсаль залга спорт инвентарьлары һәм 49 урындык кайту планлаштырыла. Балаларга спорт белән шөгыльләнү һәм бәйрәмнәр уздыру өчен, анда бик уңайлы булачак. Шулай ук безнең планга керү юллары ясау, тулысынча территорияне төзекләндерү, койма белән әйләндереп алу, үзәк янәшәсендә универсаль спорт һәм балалар бакчасы, мәктәп өчен аерым-аерым уен мәйданчыклары да ясау керә. Кыскасы, без үзәкне башыннан ахырына кадәр эшләп бетереп, ачкычларын ияләренә тапшырачакбыз», — ди төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев.

Кукмара районының Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәк бер түбә астында мәктәпне, балалар бакчасын, китапханәне берләштерәчәк

Без килгәндә, мәйданчыкта эш гөрли иде. Кемдер цемент капчыкларын бина эченә ташый, штукатурлауның соңгы этабын башкара, ә кемдер су агу торбалары, кәрнизләр урнаштыра, түбәгә җылыту материалы менгерә... 

«Төзелеш материалларының барысы да үзвакытында кайта, бернинди тоткарлык булганы юк. Эш башыннан бүгенге көнгә кадәр тырышып хезмәт куючы егетләрнең һәммәсе тәҗрибәле, кайдан, нәрсәдән тотыныйм икән дип аптырап кала торганнардан түгел. Объектны проектта күрсәтелгән вакытка төгәлләргә тырышачакбыз», — ди прораб Илнур Абзалов.

Кукмара районының Каенсар авылында яңа күпфункцияле үзәк бер түбә астында мәктәпне, балалар бакчасын, китапханәне берләштерәчәк

Каенсар — шактый зур, төзек авыл. Биредә яшәүчеләр арасында өлкәннәр, эш яшендәгеләр, студентлар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүчеләр дә аз түгел. 

«Без яңа бинаның сафка басуын күптәннән көттек. 1988 елда төзелеп, бер елдан куллануга тапшырылган мәктәп һәм балалар бакчасы шактый искергән иде инде. Газ белән җылытылса да, кыш көннәрендә бүлмәләр бик салкын булды, тәрәзәләрдән җил өрде. Күпфункцияле үзәк төзелә, дигәч, башта ышанмадык та әле. Арада: „Кая инде ул авыл җиренә шундый бина?“ — диючеләр дә булды. Ә менә төзүчеләрнең җиң сызганып тотынганнарын күргәч, диварларын да күтәрә башлагач, күңел тынычланды. Эш барганда, безнең сабыйларның зурраклары Нырьядагы балалар бакчасына, бер-икесе Кукмарага йөрде. Укучылар исә Югары Күзмис авылындагы мәктәптә укыды. Аларны анда автобус алып барды һәм кайтарды. Балалар да, әти-әниләр дә түземсезлек белән үзебезнең авылдагы үзәкнең ачылуын көтә. Күп калмады инде, булыр. Җәйге ялларыбыз тәмамланды. Уку елы башланганчы, азмы-күпме төзүчеләргә булышабыз. Шушы арада урамдагы зур спорт мәйданчыгының нигезен эшләделәр дә, без аның читендәге балчыкларны көрәк белән тигезлибез. Үзебез, балаларыбыз өчен бит боларның һәммәсе дә дип куанып йөргән көнебез», — ди балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әкбирова. 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев