Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Бүген физик мөмкинлекләре чикле кукмаралылар өчен Сабантуй оештырылды

Концерт номерлары, кызыклы бәйгеләр, милли һәм спорт уеннары, бүләкләр, баллы тәм-томнар – болар бәйрәмне тагын да онытылмаслык итте

Бүген Атлас Булатов исемендәге паркта физик мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәгеләр, олылар һәм балалар өчен Сабантуй оештырылды. Быел ул егерме беренче мәртәбә үткәрелә. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нурсия Мөбарәкова һәм башка кунаклар сәламләде. Концерт номерлары, кызыклы бәйгеләр, милли һәм спорт уеннары, бүләкләр, баллы тәм-томнар – болар Сабантуйны тагын да онытылмаслык итте. Бәйрәмгә килүчеләрдән беркем дә читтә басып тормады, ә барлык уеннарда да актив катнашып, лаеклы бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk