Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: 100дән артык көрәшче Кукмара районы башлыгы призына милли көрәш ярышында катнашты

Бу ярыш "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган республиканың иң дәрәҗәле турниры — герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгегә иң көчле һәм әзерлекле спортчыларны сайлап алырга ярдәм итә

Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш буенча ярыш уздырылды. Ел саен февраль башында оештырылучы әлеге бәйгедә авыл җирлекләреннән килгән 100дән артык көрәшче катнашты.

Ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, татарча милли көрәш федерациясенең райондагы рәисе Рафак Хәлиуллин көрәшчеләргә уңышлар һәм чиста җиңү теләде.

Исегезгә төшерәбез: бу ярыш "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган республиканың иң дәрәҗәле турниры — герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгегә иң көчле һәм әзерлекле спортчыларны сайлап алырга ярдәм итә. Быел турнир 13-15 февральдә Актанышта үтәчәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk