Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Сабанчино авылында “Каз өмәсе” бәйрәме үткәрелде (фото)

Бүген Сабанчино авылыннан Гайфетдиновлар гаиләсендә иртәдән үк зур эшкә - каз өмәсенә әзерләнделәр. Казларны йолкырга хуҗалар күрше-тирәләрен, туганнарын, дусларын да чакырганнар. Өмә башыннан ахырына кадәр моңлы, матур җырлар белән үрелеп барды. Бергә-бергә эшләгәч, көннең салкынлыгы да сизелмәде. 


Гайфетдиновлар гаиләсе быел 160 каз үстергән 
Бүген Сабанчино авылыннан Гайфетдиновлар гаиләсендә иртәдән үк зур эшкә - каз өмәсенә әзерләнделәр. Казларны йолкырга хуҗалар күрше-тирәләрен, туганнарын, дусларын да чакырганнар. Өмә башыннан ахырына кадәр моңлы, матур җырлар белән үрелеп барды. Бергә-бергә эшләгәч, көннең салкынлыгы да сизелмәде. 
Йорт хуҗасы Әнисә Гайфетдинованың сүзләренә караганда, быел алар хуҗалыкларында 160 каз үстергәннәр. 
- “Каз өмәсе” элек-электән татар авылларының милли бизәге булып саналган. Каз йолку - ул эш кенә түгел, ә якыннарың белән аралашу өчен дә бер сәбәп булып тора. Без бүген шул йоланы тагын бер кат яңартырга уйладык, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk