Татарстанда тәүлек эчендә 20 кеше коронавирус йоктырган
Көн темасы

Татарстанда тәүлек эчендә 20 кеше коронавирус йоктырган

Бөтен вакыт эчендә 6900 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 20 кеше коронавирус белән чирләгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

5 кеше хастаханәгә урнаштырылдган 15 кеше өйдә дәвалана. Шуларның 3се читтән кертелгән, 17се элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 15 очрагы ачыкланды, Нурлат районында – 3, Аксубай, Алексеевск районнарында – берәр.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 6900 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5677 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев