Көн темасы

Көзге чакырылышта районыбызның 86 егете солдат итеге киячәк (+фоторепортаж)

Бүген, 1 ноябрьдә, район Мәдәният йортында көзге чакырылышта армия хезмәтенә алынучы егетләр өчен бәйрәм узды. Әлеге чарага булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, мәктәпләрнең унынчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Галиева, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм җыр-биюләр белән...

Бүген, 1 ноябрьдә, район Мәдәният йортында көзге чакырылышта армия хезмәтенә алынучы егетләр өчен бәйрәм узды. Әлеге чарага булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, мәктәпләрнең унынчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Галиева, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Көзге чакырылышта районыбызның 86 егете солдат итеге киячәк. Беренче төркем (5 егет) 5 октябрьдә киткән. Бүгенге көндә биш егетнең өчесе - Ростовта, икесе Ростов өлкәсенең Яңа Черкесск шәһәрендә хәрби хезмәт уза. Алдагы чакырылыш 7 ноябрь көнне юлга кузгалачак.

Егетләргә исән-сау хезмәт итеп, туган як туфрагына аяк басарга язcын.


Нет комментариев