Бүген, 1 ноябрьдә, район Мәдәният йортында көзге чакырылышта армия хезмәтенә алынучы егетләр өчен бәйрәм узды. Әлеге чарага булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, мәктәпләрнең унынчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Галиева, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм җыр-биюләр белән...