Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара суд приставлары быел бурычлыларга 25 миллион сумга якын арест салган

Суд приставы хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары Идарәсенең Кукмара район бүлеге тарафыннан быелның 10 аенда 6531 эш кузгатылган, шуларның 6117 се ябылган. Агымдагы елның 10 аена 6 миллион 679 мең сумлык салым, 1 миллион 388мең сумлык штраф, 830 мең 895 сумлык башкару...

Суд приставы хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары Идарәсенең Кукмара район бүлеге тарафыннан быелның 10 аенда 6531 эш кузгатылган, шуларның 6117 се ябылган.

Агымдагы елның 10 аена 6 миллион 679 мең сумлык салым, 1 миллион 388мең сумлык штраф, 830 мең 895 сумлык башкару җыелмасы җыелган.

Бурычлары булганнарның милкенә гомуми суммасы 24 миллион 725 мең сум булган 74 арест салынган.

Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче суд приставлары тарафыннан 5 чит ил гражданины һәм гражданлыгы булмаган затлар Россия Федерациясеннән чыгарылып җибәрелгән.

Гомуми суммасы 48 миллион 908 мең сумны тәшкил иткән бурычы булганнарга 175карар чыгарылган һәм аларның Россия Федерациясеннән вакытлыча чыгулары чикләнгән.

Суд тарафыннан билгеләнгән админстратив штрафларны түләмәгән 36 кешегә административ беркетмә төзелгән.

Суд приставы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз,тынгысыз хезмәтләрендә унышлар, сәламәтлек телибез.

фото: http://news61.ru/society/2933.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk