Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында "Игътибар - балалар!" акциясе башланды

"Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Акция 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучыларның көзге каникуллары чорына туры килүче акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Агымдагы елның 10 аенда Кукмарада балалар белән бәйле 6 фаҗига теркәлде, 1 баланың гомере өзелде, 8 бала төрле тән...

"Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Акция 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучыларның көзге каникуллары чорына туры килүче акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Агымдагы елның 10 аенда Кукмарада балалар белән бәйле 6 фаҗига теркәлде, 1 баланың гомере өзелде, 8 бала төрле тән җәрәхәтләре алды.

-Акция барышында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары белән берлектә эшләячәкбез. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алачак. Юлны тиешсез урыннан, светофорның кызыл утына чыккан укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен һәркемнән сак һәм игътибарлы булу сорала.

фото: http://www.autotat.ru/road_chronics/?ID=12939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk