Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адай клубында ветеран укытучыларны хөрмәтләделәр (+фоторепортаж)

Адай авылы клубында укытучыларга багышлап "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дигән кичә үткәрелде. Ветеран укытучылар Хәлимә Мөхәммәтгалиева, Фәния Сабирова, Гүзәлия Гомәровалар беренче булып сәхнәгә чакырылдылар. Шулай ук хөрмәтле Гөлфәния Мөхәммәтшина, Маулиза Низамиева да бәйрәмдә көтеп алынган кунак иде. Барлык мөгаллимнәр дә укучыларыннан бары рәхмәт сүзләре генә ишеттеләр, күңелле истәлекләрне хәтерләрендә...

Адай авылы клубында укытучыларга багышлап "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дигән кичә үткәрелде. Ветеран укытучылар Хәлимә Мөхәммәтгалиева, Фәния Сабирова, Гүзәлия Гомәровалар беренче булып сәхнәгә чакырылдылар. Шулай ук хөрмәтле Гөлфәния Мөхәммәтшина, Маулиза Низамиева да бәйрәмдә көтеп алынган кунак иде. Барлык мөгаллимнәр дә укучыларыннан бары рәхмәт сүзләре генә ишеттеләр, күңелле истәлекләрне хәтерләрендә яңарттылар. Җыр-бию белән үрелеп барган кичәдә бүгенге көн укытучылары да читтә калмады. Милли көрәш буенча тренер Нуретдин Зыятдиновны хөрмәтләргә дә укучылары бердәм җыелып килгән иде. Бәйрәмне Рәмзия Хөсәенова матур итеп алып барды. Әлеге чарадан һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk