Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 8 яшьлек кыз баланы көчләгән ир-атны эзлиләр

Казанда торак йортларның берсендәге лифтта 8 яшьлек кыз баланы көчләгән билгесез ир-атны эзлиләр. 2013 елның 11 сентябрендә Казан шәһәрендә Дементьев урамындагы йортларның берсендә билгесез ир-ат 8 яшьлек кыз баланы көчли, дип хәбәр итә Татпресса.ру мәгълүмат агентлыгы. Әлеге факт буенча РФ җинаятьләр кодексының 132 маддәсе, 4 бүлеге, "б" пункты буенча (...

Казанда торак йортларның берсендәге лифтта 8 яшьлек кыз баланы көчләгән билгесез ир-атны эзлиләр.

2013 елның 11 сентябрендә Казан шәһәрендә Дементьев урамындагы йортларның берсендә билгесез ир-ат 8 яшьлек кыз баланы көчли, дип хәбәр итә Татпресса.ру мәгълүмат агентлыгы. Әлеге факт буенча РФ җинаятьләр кодексының 132 маддәсе, 4 бүлеге, "б" пункты буенча ( 14 яшькә җитмәгән затка карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу) җинаять эше кузгатылган.

Бүгенге көндә шик астында булган кешенең шәхесен һәм кайда булуын ачыклау буенча тикшерү эшләре, оператив-эзләү чаралары алып барыла.

Аерым билгеләре: ир кеше, 35-40 яшьләрдә, буе 175-180 см., гәүдә төзелеше ябык, чәчләре караңгы төстә, кыска, иреннәре юка. Киеме: көрән төстәге материал куртка һәм ачык зәңгәр джинса чалбар. Сөйләме бик аңлаешлы түгел.

Нинди дә булса мәгълүматка ия булган гражданнарга хәбәр итү өчен телефоннар: 02, 511-28-43, 8-953-491-60-17.

Конфиденциальлек гарантияләнә.

Источник: www.tatpressa.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X