Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмара районында киләчәк буын өчен 1985 елда куеп калдырылган капсула алынган

Аны Бөек Җиңүнең 100 еллыгында ачарга тиеш булганнар, әмма бинада ремонт эшләре башланып киткәч, капсула алдарак табылган.

Манзарас авылы клубының стенасыннан алдагы буыннар өчен 1985 елда куеп калдырылган капсула алганнар. Аны Бөек Җиңүнең 100 еллыгында ачарга тиеш булганнар, әмма бинада ремонт эшләре башланып киткәч, капсула алдарак табылган.
“Бөек Ватан сугышы ветераннарының егерме беренче гасырда яшәүчеләргә васыятьнамәләре
Без, ветераннар, 21нче гасыр кешеләреннән шуны сорар идек: тынычлык өчен көрәшегез, дисциплинаны ныгытыгыз, һәркем үз эшен намус белән башкарсын. Үлгәннәрнең исәннәргә гозере бар: без, икенче Бөтендөнья сугышы соңгысы булсын, җирдә тынычлык мәңгегә хөкем сөрсен дип, туган һәм туачак буыннар өчен гомерләребезне бирдек. Безнең изге эшебезне ныклап дәвам итегез, тынычлыкның язмышы сезнең кулларда!
Саклау урынына хәзерләп салдылар: ветеран-пенсионер Хәбибуллин Нәби Хәбибуллович, укытучы-пенсионер Камалов Рәфәгать Бадретдинович
9 май 1985 ел”.


Шулай ук капсулада “Ун яшьлек балаларның Бөек Ватан сугышы ветраннарына анты” да урнаштырылган. Алар исә “...Без тарих диңгезенә ташланган йомычкалар түгел. Без ул – тарихны иҗат итүчеләр”, - дип матур киләчәк төзергә вәгъдә бирәләр.

 

фото: Манзарасский сельский клуб

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев