Аралашу, сөйләшү район ЗАГС бүлеге бинасында үтте.
Район башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан якташларыбыз, аларның тормыш иптәшләре белән очрашты, хәл-әхвәлләрен белеште, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аралашу, сөйләшү чәй өстәле артында алып барылды.
.jpg)
Сергей Димитриев хәрбиләр һәм аларның якыннары биргән бер генә сорау-мөрәҗәгатьнең дә игътибарсыз калмаячагын билгеләп үтте. Егетләр күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен райондашларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Кукмара беренче гимназиясенең яшъгвардиячеләре дә килгән иде. Алар хәрбиләрнең исән-имин туган якларга кайтуларын теләделәр, укучылар язган хатларны тапшырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Район башлыгы Сергей Димитриев очрашуда катнашкан гүзәл затларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады, чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев