Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салымны вакытында түләмәгәннәргә штраф каралган

22 мартта Кукмара поселогында үткән референдум нәтиҗәләре халыктан үзкертем җыю һәм ул суммаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү тәкъдименең хуплануын күрсәтте. Үзара салым җыю һәм аннан файдалану тәртибе турында Кукмара поселок Советы карары белән расланган Кагыйдәнамә нигезендә балигъ булган һәр кеше агымдагы елның 1 маена кадәр 200әр сум...

22 мартта Кукмара поселогында үткән референдум нәтиҗәләре халыктан үзкертем җыю һәм ул суммаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү тәкъдименең хуплануын күрсәтте. Үзара салым җыю һәм аннан файдалану тәртибе турында Кукмара поселок Советы карары белән расланган Кагыйдәнамә нигезендә балигъ булган һәр кеше агымдагы елның 1 маена кадәр 200әр сум акча түләргә тиеш. Студентларга ташламалар каралган. Моның өчен аларга Кукмара поселогы башкарма комитетына уку йортыннан белешмә алып килү кирәк.
Үзара салымны банк аша акча күчерү юлы белән ("Татфондбанк" аша түләгәндә комиссия алынмый) яки Кукмара поселогы башкарма комитеты кассасы аша түләргә мөмкин . Адресы: Ленин урамы, 15. Телефоны 2-65-00.

Шуны истә тотыйк: референдум карарын үтәү мәҗбүри. Аны үтәмәгән өчен гражданнарга 1 мең сумнан алып 2,5 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Әйдәгез, үз җирлегебезне төзекләндерүгә өлешебезне кертик!

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk