"2011-2014 елларга Татарстан республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа турындагы" законны үтәү, район, шәһәр округлары, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Закон территориясе" дигән конкурс уздырыла. Беренче этап районда 23 февральгә...
"2011-2014 елларга Татарстан республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа турындагы" законны үтәү, район, шәһәр округлары, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Закон территориясе" дигән конкурс уздырыла. Беренче этап районда 23 февральгә кадәр үтәчәк. Март аенда республика этабы узачак.
Конкурста катнашу өчен материаллар һәр номинация буенча да текст, фото-видеоматериаллар, тупланган баллар таблицасын үз эченә алган альбом рәвешендә тәкъдим ителергә тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 2-65-38.
фото: http://vlast16.ru/15038
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев