Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә Кукмара районында 267 200 сумлык ярдәм күрсәтелгән

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 697 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 36 муниципаль районында 322 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән. Бу - Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кайбыч, Лениногорск,...

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 697 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 36 муниципаль районында 322 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән. Бу - Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Тукай, Тәтеш, Чистай, Чирмешән, Ютазы һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнары һәм Яр Чаллы шәһәре.
Республика буенча иганәчеләр 19 352897,59 сумлык ярдәм күрсәткән. Казанда иганәчеләр тарафыннан 1039300 сум, Кайбыч муниципаль районында 7690300 сум, Яр Чаллы шәһәрендә 5 122960 сум, Лениногорск муниципаль районында 525 000 сум, Актаныш муниципаль районында 437 000 сум, Зәй муниципаль районында 321 924 сум, Кукмара муниципаль районында 267 200 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республикакүләм акциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.

чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/456912.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk