Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ЮХИДИ хезмәткәрләрен кыйнаганнар

Узган шимбәдә Казанда «Дэу Нексия» машинасы юлда авария ясаган һәм урыннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре качкан машинаны эзәрлекли башлаган. Руль артында утыручы ханым кисәтүләргә карамыйча, качып баруын дәвам иткән. Эзәрлекләү нәтиҗәсендә, полиция машинасы кагыйдә бозучыны туктаткан. Салоннан ике пассажир чыгып, полицейскийлар белән сугыша башлаган. Нәтиҗәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре зыян күргән. Бүген Эчке...

Узган шимбәдә Казанда «Дэу Нексия» машинасы юлда авария ясаган һәм урыннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре качкан машинаны эзәрлекли башлаган. Руль артында утыручы ханым кисәтүләргә карамыйча, качып баруын дәвам иткән.

Эзәрлекләү нәтиҗәсендә, полиция машинасы кагыйдә бозучыны туктаткан. Салоннан ике пассажир чыгып, полицейскийлар белән сугыша башлаган. Нәтиҗәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре зыян күргән.

Бүген Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 38 яшьлек хатын - машина хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Ә аның 18 яшьлек улы һәм 24 яшьлек ире кулга алынган. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

http://matbugat.ru/news/?id=12919

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk