Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшенле яңгыр, көчле җил булуы көтелә, боз явуы ихтимал

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 23 майда,көндез һәм кичен республикада яшенле яңгыр булуы һәм җилнең кыска вакытлы көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитә, дип хәбәр итә http://intertat.ru. Урыны белән боз яву ихтималы бар. Төнлә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә 10-15,...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 23 майда,көндез һәм кичен республикада яшенле яңгыр булуы һәм җилнең кыска вакытлы көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитә, дип хәбәр итә http://intertat.ru.

Урыны белән боз яву ихтималы бар. Төнлә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә 10-15, көндез 22-27 градус җылы булачак. Татарстан районнарында уртача һава температурасы әллә ни аерылмый

Казанда төнлә 13-15, көндез 26 градуска кадәр җылы булачак. Яңгыр яву, яшен булу, җилнең көчәю ихтималы бар. Кукмарада исә температура +20, +21 градус тирәсендә тирбәләчәк.

24 майга каршы төндә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр, яшен булачак. Һава температурасы - 10-15 градус җылы.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk