Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Яшь коткаручылар" - икенче урында

Казан милли тикшеренү технологик университеты базасында Ватанны саклаучылар көненә багышлап республикадагы кадет мәктәпләрендә, сыйныфларында, Татарстандагы гомуми белем бирү мәктәпләренең саклану-спорт юнәлеше сыйныфларында укучылар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышлары үтте. Ярышларда өченче ел рәттән безнең райондагы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең хәрби-патриотик берләшмәләре "Яшь патриот" (А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей, җитәкчеләре...

Казан милли тикшеренү технологик университеты базасында Ватанны саклаучылар көненә багышлап республикадагы кадет мәктәпләрендә, сыйныфларында, Татарстандагы гомуми белем бирү мәктәпләренең саклану-спорт юнәлеше сыйныфларында укучылар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышлары үтте. Ярышларда өченче ел рәттән безнең райондагы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең хәрби-патриотик берләшмәләре "Яшь патриот" (А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей, җитәкчеләре Г.Миннекәева, Г.Антипов), "Яшь коткаручы" (Ч.Айтматов исемендәге Кукмара гимназиясе, җитәкчесе Ф.Гыйлаев) катнашты. Ярышлар 6 этапта үткәрелде: кече калибрлы винтовкадан ату, автомат сүтеп җыю, саклану чаралары кию, йөгерү, турникта күтәрелү, хәрби хәзерлек. Спорт ягыннан югары хәзерлек һәм осталык күрсәтеп, "Яшь патриот" командасы кече калибрлы винтовкадан атуда 1 урынны яулады."Яшь коткаручы" хәрби хәзерлек буенча - 1, йөгерү һәм саклану чараларын кию буенча 3 урыннарны алды. Гомуми команда зачетында "Яшь коткаручылар" 16 команда арасыннан 2 урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk