Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Лениногорск районында килеп чыккан янгында исән калган бердәнбер кеше - гаилә башлыгы - хәзерге вакытта бик авыр хәлдә. Аның тәненең 70-75 проценты янган, дип хәбәр ителә. Пациентның хәле бераз яхшыруга, аны Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатачаклар. Шунысын да исегезгә төшерәбез, фаҗига 8 гыйнвардан...
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Лениногорск районында килеп чыккан янгында исән калган бердәнбер кеше - гаилә башлыгы - хәзерге вакытта бик авыр хәлдә.
Аның тәненең 70-75 проценты янган, дип хәбәр ителә. Пациентның хәле бераз яхшыруга, аны Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатачаклар.
Шунысын да исегезгә төшерәбез, фаҗига 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан. Янгын нәтиҗәсендә, биш бала һәм аларның әниләренең вафат булганлыгы билгеле. Гаилә хуҗасы исә исерек хәлдә булган дип хәбәр ителә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев