Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш ярышы узды (+фото)

Бүген Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда Беренчелеге узды. Ярыш түбәндәге категорияләрдә узды: Өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм аннан югары, 1998 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр - 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70 килограмм һәм аннан югары...

Бүген Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда Беренчелеге узды.

Ярыш түбәндәге категорияләрдә узды:

Өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм аннан югары, 1998 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр - 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70 килограмм һәм аннан югары үлчәү авырлыгында көч сынашты.

Ярышта 11 авыл җирлегеннән 100дән артык көрәшче катнашты. Яшьләр арасында үз үлчәү авырлыкларында Аш Буҗидан Илгиз Галимов, Зур Сәрдектән Гомәр Корбангалиев, Адайдан Айнур Галимҗанов, Олыяздан Айдар Галиев, Манзарастан Кәрим Садыйков, Түбән Үрәстән Василий Степанов, 1нче гимназиядән Захир Әхкәмов, 4нче мәктәптән Рамазан Фатыйхов, Ядегәрдән Ринат Закиров, Нырьядан Дмитрий Ивановлар батыр калдылар.

Өлкәннәр арасында Олыяздан Динар Фәттахов, Түбән Үрәстән Владислав Сафаров, Зур Сәрдектән Фарис Билалов, Олыяздан Ринат Дәүләтшин, Ядегәрдән Фәнил Исмәгыйлевлар җиңү яуладылар. Күчмә Кубок Олыяз командасына бирелде.

Шулай ук бу көнне футбол буенча тренер Фәрит Сәйфетдиновка "Физик тәрбия һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе бирелде. 2013 елда яшүсмерләр арасында Россия чемпионы исемен яулаган Олыяз авыл җирлеге командасы егетләре - Ринат Дәүләтшин белән Нәфис Галиевка бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk