Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яктырткыч лампаларны ватучыларның эзенә төшкәннәр

Газетабызның үткән санында поселокның Җиңү паркы комплексында куелган, берсе-берсе 8 мең сум торган яктырткыч лампаларның кемнәрдер тарафыннан сындырылуы, ватылуы турында хәбәр иткән идек. Районның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең оператив эшләүләре нәтиҗәсендә, фонарьларны ватучыларның кем булуы ачыкланган. Бу хакта безгә әлеге яктырткычларны ясап урнаштырган "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов хәбәр итте....

Газетабызның үткән санында поселокның Җиңү паркы комплексында куелган, берсе-берсе 8 мең сум торган яктырткыч лампаларның кемнәрдер тарафыннан сындырылуы, ватылуы турында хәбәр иткән идек. Районның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең оператив эшләүләре нәтиҗәсендә, фонарьларны ватучыларның кем булуы ачыкланган. Бу хакта безгә әлеге яктырткычларны ясап урнаштырган "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов хәбәр итте. Форсаттан файдаланып, ул полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерә, аларны 5 октябрьдә булып узачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, саулык-сәламәтлек, эшләрендә, тормышларында уңышлар, иминлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk