Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Заһид Мәхмүди Кукмарага дөя алып кайткан

Җылы як үсемлекләренең үзебездә үстерелә башлавына - кавын, карбыз, виноградларны бакчадан гына өзеп ашауга күнегеп киләбез. Ә менә районыбызда дөя дә асрыйлардыр дип кем уйлаган! "Кукмара" дип җан атучы, кызыксынучан, бер урында таптанырга яратмаган Заһит абый анысын да булдырган. Сәхифәбездә кунакта - "Серемне сиңа чишәм", "Себерке", "Күрәзә", "Язмышлар" газеталарын гамәлгә...

Җылы як үсемлекләренең үзебездә үстерелә башлавына - кавын, карбыз, виноградларны бакчадан гына өзеп ашауга күнегеп киләбез. Ә менә районыбызда дөя дә асрыйлардыр дип кем уйлаган! "Кукмара" дип җан атучы, кызыксынучан, бер урында таптанырга яратмаган Заһит абый анысын да булдырган. Сәхифәбездә кунакта - "Серемне сиңа чишәм", "Себерке", "Күрәзә", "Язмышлар" газеталарын гамәлгә куючы, күп мәкалә һәм китаплар авторы - Заһид Мәхмүди. Кызыклы әңгәмәдәш тә әле ул. Киләчәккә хыял, планнары белән дә теләп уртаклашты.

-Зарланып торырга вакыт юк. Әле менә дөя дә алып җибәрдем. Тыныч, акыллы хайван, үзен хөрмәтләгәнне ярата, ачуын чыгарсаң, усал да була. Монысы - ата дөя, ана дөя дә алып кайтачакбыз, өч дөям булса, шул җитә. Бу хайванның сөте бик файдалы, җиңел эшкәртелә торган продукт булып исәпләнелә. Кино, клиплар төшергәндә дә дөя белән эпизодлар эшләп булачак.

Иҗат эшенә килгәндә, Германиядә немец телендә "Һәркемнең үз юлы" дигән китабым әзерләнде. Журнал чыгару турында фикер алып барабыз, әмма әлегә исеме сер булып калсын.

-Заһид абый, бөтен Кукмараны кызыксындырган сорауга да җавап алыйк әле - узган җәйдә районыбызны шаулаткан "Ахырзаман" фильмы бүген ни хәлдә?

-Аллага шөкер, кинофильмны эшләп бетереп Казанда үтә торган мөселман кинофестивале "Алтын мөнбәр"гә тапшырдык. Мин бик канәгать. Зур эш башкарылды дип саныйм. Киноны төшергәндә алты камера эшләде, соңыннан тавыш элементлары өстәп, уңышлы кадрларны сайлап монтажланды, ясалмалылыкны бетерү өчен бик күп өлешләрне кисәргә туры килде. Рольләрне дә профессиональ артистлар түгел, гади халык - үзебезнең кукмаралылар уйнавын билгеләп үтәргә кирәк. Фильмның исемен "Ломбард" дип атарга булдык. Идеясе дә кызыклы гына: ломбардка халыкның намусын җыю... Җиңел булмады, әмма без башкарып чыктык.

Төп бурыч - татар киносын үстерү. Бер ноктадан төшерелгән, "бер күзәнәк"ле киноларга чик куелыр дип уйлыйм. Без үрнәк күрсәттек, башкаларның эше безнекеннән яхшырак булырга тиеш.

Заһиди Мәхмүдинең ике хыялы бар: фанерадан самолет ясау, ишәк сатып алып, аңа утырып кибеткә йөрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X