11 июль 2014 яңалыклары
-
Кукмарада көннәр бераз салкынайта
Бу ялларда безне нинди һава торышы көтә соң? Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, 12 июль, шимбә көнне аяз, көндез +16, төнлә +10 градус җылы, 13 июль, якшәмбе көнне иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез +20, төнлә +9 җылы булуы көтелә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт һәм бәхетле...
-
Район үзәк китапханәсендә кинозал эшли
Район үзәк китапханәсендә унсигез кешегә исәпләнгән кинозал эшли башлады. Анда 3Д форматта кинофильмнар, мультфильмнар күрсәтелә, дип хәбәр итте хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина. фото: http://www.nest.by/news/2011-07-21/v-vitebske-otkrylsya-novyi-3d-kinozal
-
28 июльдә - Ураза гаетен, 4 октябрьдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез
28 июль көнне Татарстан халкы һәм аның башкаласында яшәүчеләр - Ураза гаетен, ә 4 октябрьдә - Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм көннәрен билгеләү турындагы указны шушы көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. фото: http://mobil2cell.ru.com
-
Бәхет формуласы: яраткан хезмәт һәм тату гаилә
Яшең үргә менгән саен үткәннәргә ешрак әйләнеп кайтасың. Адәм баласы шулай корылган инде: җиңел яшәлмәсә дә, еракта калган еллар сагындыра. Истәлекләрнең яктысы да, сагышлысы да бердәй тынгылык бирми. Күңелне биләгән хисләр кайчак төн йокыларын качыра. Кукмарада яшәүче Тәфкил Нуриевның Луиза ханым белән тормыш коруларына 50 ел булган. Лаеклы, үрнәк тормыш...
-
Якташыбыз Заһид Мәхмүди Кукмарага дөя алып кайткан
Җылы як үсемлекләренең үзебездә үстерелә башлавына - кавын, карбыз, виноградларны бакчадан гына өзеп ашауга күнегеп киләбез. Ә менә районыбызда дөя дә асрыйлардыр дип кем уйлаган! "Кукмара" дип җан атучы, кызыксынучан, бер урында таптанырга яратмаган Заһит абый анысын да булдырган. Сәхифәбездә кунакта - "Серемне сиңа чишәм", "Себерке", "Күрәзә", "Язмышлар" газеталарын гамәлгә...
-
Комар тавында җиләк җыйдым, ди Олыязда яшәүче 95 яшьлек Нәзифә апа
Күз тимәсен өлкәннәребезгә, берсеннән-берсе булдыралар бит! Әле берничә көн элек кенә газета битләрендә Әсән-Елгада яшәүче гасыр әбисенең бакчада чүп утавын язып чыккан идек, 95 яшьлек Нәзифә апа исә аннан да уздырган: балалары белән Комар тавына барып җир җиләге җыеп кайткан. -Нәрсәсе бар аның?! Гомер буе эшләдек бит без, - ди...