Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комар тавында җиләк җыйдым, ди Олыязда яшәүче 95 яшьлек Нәзифә апа

Күз тимәсен өлкәннәребезгә, берсеннән-берсе булдыралар бит! Әле берничә көн элек кенә газета битләрендә Әсән-Елгада яшәүче гасыр әбисенең бакчада чүп утавын язып чыккан идек, 95 яшьлек Нәзифә апа исә аннан да уздырган: балалары белән Комар тавына барып җир җиләге җыеп кайткан. -Нәрсәсе бар аның?! Гомер буе эшләдек бит без, - ди...

Күз тимәсен өлкәннәребезгә, берсеннән-берсе булдыралар бит! Әле берничә көн элек кенә газета битләрендә Әсән-Елгада яшәүче гасыр әбисенең бакчада чүп утавын язып чыккан идек, 95 яшьлек Нәзифә апа исә аннан да уздырган: балалары белән Комар тавына барып җир җиләге җыеп кайткан.

-Нәрсәсе бар аның?! Гомер буе эшләдек бит без, - ди әбекәй, җиләк хакында сорарга җыенуымны сизгән кебек. - Аяклар йөреп торганда, сәламәтлек булганда, сәхраларда йөреп кайту минем өчен файда гына ул. Табигать-Анабыздан көч-куәт ала белергә кирәк, аннары саф һаваның күңелләрне үстереп, сафландырып җибәрүен дә онытасы түгел.

Әйе, Нәзифә әбекәй гомере буе күмәк хуҗалыкта бил бөгә. Ул елларның балаларына хас булган бар авырлыкны үз җилкәсендә татый ул: иртә таңнан караңгы төнгә кадәр кырда ашлык ура, салам-печән җыя, ындыр табагында эшли, хәтта әтисе Шакир белән Кукмарада юл салуга да үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та өйдә тик утырмый юбиляр - 11 ел буе алмагачлыкта хезмәт куя.

-Без тугыз бала идек, бүгенге көндә җидебез исән-сау. Өлкәнәеп килгән көннәребездә әниле булуыбыз белән бик бәхетле без. Төп йортта яшәүче абыебыз, киленебез дә бик ачык йөзле. Әнкәй янына кайчан кайтып керсәк тә, шатланып каршы алалар. Барлык туганнар, балалар, оныклар, оныкчыклар бергә җыйналганда төп йортыбыз гөрләп тора, - ди кызы Рәсимә ханым. - Әни эшкә батыр булды, бездән дә шуны таләп итте. Арып кайтып телевизор каршына килеп утырсам, шул арада кулга йомгак белән бәйләү энәсе алып килеп бирә иде - тик утырмагыз, янәсе. Зарлануны беркайчан белмәде ул. Бер сынык икмәкне дә башкалар белән бүлешә иде. Гомергә ярдәмчел, тынгысыз булды. Хәзер дә бәрәңге чүбен дә утый, кирәк булса өя дә. Әле беркөнне авылда яшәүче кыз туганыбызга барып тавык чистартырга булышкан. Күзне бозам, дип күзлек кими, колаклары ишетә, хәтере әйбәт, Аллага шөкер.

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту буенча республика программасы кысаларында 525 райондашыбыз субсидия алган иде. Алар арасында юбилярыбыз Нәзифә Мәхмүтова да бар.

-Яңа йортыбызны балалар бер җәй эчендә эшләп чыктылар, - ди ул. - Хәзер бар уңайлык өйдә, урамга чыгып та йөрисе юк. Малайларым, кызларым да, кияү-киленнәрем дә бик әйбәт, атна саен кайтып хәлемне беләләр. Күршеләремнән дә уңдым, дус-тату яшибез.

-Нәзифә апа безгә һәрвакыт үрнәк булды. Үзе юмарт, үзе шаян, җор сүзле. Сер капчыгы да бит әле ул. Аңа рәхәтләнеп күңелеңне бушата аласың. Киңәш-табыш итәргә дә янына бик еш керәбез, - ди күршесе Рузилә ханым. - Авылыбызның күрке булып тагын бик күп еллар яшәсен иде әле.

Юбилярның 17 оныгы, 21 оныкчыгы һәм бер оныгының оныгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk