Бу хакта Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат конференциясе вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДка һәм инфекцион авыруларга каршы көрәш һәм кисәтү үзәге баш табибы Нияз Галиуллин җиткерде. Уртача алганда, бер пациент өчен дәвалау схемасы елына 140 мең сумга төшә.
- Эпидемия бүген илнең тирән катламнарына тамыр җәйде, - диде Нияз Галиуллин. - Россиядә профилактика һәм дәвалау бүгенге кебек эшләсә, 2020 елга ВИЧ-инфекциялеләр үсеше 250 % тәшкил итәргә мөмкин.
Нет комментариев