Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вахитов исемендәге хуҗалыкта узган республика семинарында нәсел эше белән шөгыльләнүчеләр катнашты (+фото)

Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык базасында районнарның селекция-нәсел хезмәте, нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Татарстан республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, республика нәсел эше идарәсе җитәкчесе Илсур Закиров, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Кунаклар Вахит терлекчелек...

Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык базасында районнарның селекция-нәсел хезмәте, нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Татарстан республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, республика нәсел эше идарәсе җитәкчесе Илсур Закиров, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Кунаклар Вахит терлекчелек комплексында хуҗалыкның нәселле терлекләр үстерү буенча эш тәҗрибәсе, яңа төзелеп килүче мега-ферма төзелеше белән таныштылар. Хуҗалыкта узган ел 126 нәселле тана сатып, 15 миллион сум керем алганнар.

-Һәр хуҗалыкта нәсел эше Вахиттәгечә югары дәрәҗәдә алып барылырга тиеш. Бу малларның физиологик торышында, ашату һәм яшь малларны үстерү тәртибендә, исәп һәм контроль эшендә чагылыш таба. Бүген нәселле малларга сорау зур, бәяләр дә начар түгел. Эшне тиешенчә алып барганда бу юнәлеш күп акчалар кертә ала. Әмма нәсел эше хуҗалыгы статусына ия булу өчен барлык таләпләр үтәлергә тиеш, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Семинарның пленар өлешендә нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның узган елгы күрсәткечләренә анализ ясалды, 2014 елга бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk