Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вахит авылында Илмир Корбанов истәлегенә волейбол ярышы узды (+фото)

Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында авылның уңган, тырыш егете булган Илмир Корбанов истәлегенә район күләмендә волейбол ярышы узды. Әлеге бәйге иганәчеләр, Илмирның дуслары, туганнары, Вахит авылы яшьләре ярдәме белән үтте. Спорт бәйрәме бер минут тынлык белән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Вахит авылы тренеры Раниф Сәмигуллиннар катнашучыларга үзләренең изге теләкләрен...

Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында авылның уңган, тырыш егете булган Илмир Корбанов истәлегенә район күләмендә волейбол ярышы узды. Әлеге бәйге иганәчеләр, Илмирның дуслары, туганнары, Вахит авылы яшьләре ярдәме белән үтте. Спорт бәйрәме бер минут тынлык белән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Вахит авылы тренеры Раниф Сәмигуллиннар катнашучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Ярышта Вахит, Кукмара аграр көллияте, Зур Сәрдек, Кукмара, Олыяз авылы командалары көч сынашты.

Нәтиҗәләр мондый:

1 урында - Кукмара аграр көллияте командасы

2 урында - Зур Сәрдек авылы командасы

3 урында - Кукмара командасы.

Ярыш соңында һәркем Вахит авылы яшьләре тырышлыгы белән әзерләнгән пылау белән сыйланды.

Ярышны оештыручыларга, иганәчеләргә зур рәхмәт. Әлеге ярыш Илмирның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk