Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ут белән саксыз эш итү һәлакәткә китерә

Урып-җыю чорына да вакыт әз калып бара. Бу чорда, коры һәм эссе һава торган очракта, ут белән саксызлык, әйтик, ташланган тәмәке төпчеге, авыл хуҗалыгы машиналарыннан чыккан очкын, балаларның шырпы белән шаяруы зур янгынга китерергә мөмкин, дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов. Мәсәлән, үткән елның августында "Әсәнбаш" җәмгыятенә караган...

Урып-җыю чорына да вакыт әз калып бара. Бу чорда, коры һәм эссе һава торган очракта, ут белән саксызлык, әйтик, ташланган тәмәке төпчеге, авыл хуҗалыгы машиналарыннан чыккан очкын, балаларның шырпы белән шаяруы зур янгынга китерергә мөмкин, дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов. Мәсәлән, үткән елның августында "Әсәнбаш" җәмгыятенә караган Иске Юмья авылы янында салам эскерте янып бетте, МТЗ тракторына зыян килде. Тракторчы үзе дә ялкыннан пешкән җәрәхәтләр алды. Бу янгын ягулык материаллары ташыганда куркынычсызлык таләпләренең үтәлмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре мондый афәтләргә юл куймаска тиеш. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга карата янгын күзәтчелеге бүлеге тарафыннан катгый административ чаралар күреләчәк.

фото: http://pavlonews.info/news/categ_2/34009.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk