26 июнь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада боз яуды
Аңламассың бу көнне - әле ялтырап кояш чыга, әле кап-кара болытлар хасил булып коеп яңгыр ява башлый. Бүген Кукмараның кайбер урыннарында, Зур Кукмара, Янсыбы авылларында хәтта боз да яуган. Искәндәр Йөзмөхәммәтов фотосы
-
Кукмарада “Автоледи-2014” җиңүчесе ачыкланды (+фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2014" республика бәйгесенең район туры узды. Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә. Әйе, автомобиль хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, чыннан да, бик күпкә...
-
Түбән Тәкәнеш мәктәбенең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм оештырыла
28 июньдә Түбән Тәкәнеш урта мәктәбендә мәктәпнең 75 еллыгына багышланган тантана үткәрелә. Юбилейга әлеге мәктәпне тәмамлаган укучылар, биредә эшләп киткән укытучылар чакырыла. Башлана 10 сәгатьтә. фото: http://aromanova.ucoz.ru/index/k_jubileju_shkoly/0-58
-
Кукмара наркологында 29 кеше исәптә тора
Бүген наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне. Әлеге көн уңаеннан районыбызның белем бирү учреждениеләрендә, медицина хезмәткәрләрен һәм фельдшерларны чакырып, наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре хакында, "Нараткай" һәм мәктәп яны лагерьләрендә наркотикларга каршы кисәтү чаралары уздырылып, шушы темага фильмнар карау, интерактив дәресләр үтә. Бүгенге көндә Кукмара наркологында...
-
Мопедта йөрү өчен дә права кирәк
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Руслан Саммиков һәм участок инспекторы Айдар Фәйзуллиннар белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында Янил һәм Зур Сәрдек якларын әйләнеп кайттык. -Авыл халкы күпкә тыйнак һәм тәртипле була бит ул. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар биредә бөтенләй юктыр да әле, - дип инспекторга әйтеп кенә...
-
Кукмараның “Квартал” сәүдә үзәге мини-футбол турниры үткәрде
Кукмарадагы "Квартал" сәүдә үзәге 3нче урта мәктәпнең футбол кырында мини-футбол буенча турнир үткәрде. Аның төп максаты яшүсмерләр, ир-егетләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Турнирда барлыгы 15 команда катнашты. Кукмаралылардан тыш, Пенәгәр, Зур Сәрдек, Киндеркүл, Зур Кукмара, Сазтамак, Поч.Сутер авылларыннан да командалар килүе - сөенечле фал. Поселокның Нур Баян урамыннан...
-
Кукмарада июнь аенда 19 исерек шофер правасыз калган
16 июньдә бистәбезнең Гагарин урамында "Лада-Калина"да хәрәкәт иткән 23 яшьлек ир-егет тә, Октябрь урамында 46 яшьлек "ВАЗ-21124" шоферы да исерек булган. Шулай ук бу көнне Кукмара-Мамадыш юлында, Үрәсбаш авылы тирәсендә юл читенә төшеп капланган "ВАЗ-21093"ның шоферы да шактый кәефләнгән булган. Икәртеп узабыз: Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарны РФ...
-
Хәерле юл сезгә, очыгыз! (Чыгарылыш укучыларына багышланган шигырь)
Олы юллар сезне чакыра… Офыкларда бәхет атыла. Өметсезлек кошы кунмасын, Сабыр канатлары сынмасын. Юллар чаты саен борылыш, Югалмасын алга омтылыш. Тик үҗәтләр юлны табарлар, Нык булырга кирәк, балалар. Ак канатлар сезнең иңнәрдә, Сынмасыннар көчле җилләрдә. Якыннарга кайгы салмагыз, Алар әманәтен аклагыз! Хәерле юл сезгә, очыгыз! Җиһан киңлекләрен кочыгыз! Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА...
-
Ут белән саксыз эш итү һәлакәткә китерә
Урып-җыю чорына да вакыт әз калып бара. Бу чорда, коры һәм эссе һава торган очракта, ут белән саксызлык, әйтик, ташланган тәмәке төпчеге, авыл хуҗалыгы машиналарыннан чыккан очкын, балаларның шырпы белән шаяруы зур янгынга китерергә мөмкин, дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов. Мәсәлән, үткән елның августында "Әсәнбаш" җәмгыятенә караган...